"Кайгырту" үзәге белгечләре балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан балалар шәһәрчеге территориясендә социаль педагоглар, шулай ук Питрәч  "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы "Балачак бәйрәме"дигән чара үткәрде. 

Төрле категорияле гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен ике мәйданчык оештырылган: "Таш тылсымы" мастер-классы һәм "Күңелле капитошка" антистрессика мастер-классы.

Эш барышында балалар үзләренең образларын, сюжетларын уйлап тапты, барысына да күңелле һәм кызыклы булды.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International