Хыяллар чынга ашканда...

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Бөтендөнья Балалар яклау көненә багышлап "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалар өчен онытылмаслык чара оештырды.

Бөтен мәйдан матур шарлар белән бизәлде, балалар музыка уйнады. Балаларны котларга хөрмәтле кунаклар: Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Н.Бикеева, Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Т.Мясникова һ.б. килде.

Һәр балага бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм "Тургай" приюты гимны белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International