Апак " ҖЧҖ республика бюджетыннан субсидия алачак

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

28 нче майда Әлмәт мәшгульлек үзәгендә иректән мәхрүм итү учреждениеләреннән азат ителүчеләрне эш белән тәэмин итү (шул исәптән резервлана торган эш урыннарына) хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан бюджетыннан субсидия бирү турында килешү төзү турындагы гаризаларны карау комиссиясе утырышы узды.

Тикшерү өчен "Аппак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән бер гариза тәкъдим ителде. Әлеге предприятие 12 мең сум хезмәт хакы түләп слесарь  вакансиясенә төрмәдән чыккан бер гражданны эшкә урнаштырырга әзер.

Комиссия тарафыннан гаризаны карау нәтиҗәсе буенча "Апак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән субсидия бирү өчен килешү төзү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International