Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр тамашачылар сыйфатында автогигантның 50 еллыгына багышланган "КамАЗ" автомобиленең профессиональ машина йөртүчеләр конкурсына барды.
Балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллануны кисәтү максатыннан Минзәлә районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы "Тормышка мөнәсәбәт? Уңай!" дигән дәрес оештырды.
Түбән Каманың "Шәфкатълелек” социаль тернәкләндерү үзәгендә “Мандала – үзеңә таба юл” дигән темага практик дәрес үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында рекреацион эшчәнлек кысаларында мини-бочча уены үткәрелде.
Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләре елы уңаеннан Түбән Кама "Веста" үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 7-12 яшьлек 13 бала өчен “Һөнәр сайлау нигезләре” курсыннан “Транспорт һөнәрләре, белгечлеге” дип аталган чара уздырды.
Алдау - җинаятьнең үзенчәлекле төре. Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы кысаларында интернат-йортта яшәүчеләр өчен мошенниклык очраклары турында аңлату эшләре үткәрелде.
Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә зирәкләр һәм акыллылар өчен "Башваткыч" дигән чара узды.
Бала үскәндә төрле һөнәрләр турында уйлана. Баланы булачак һөнәрен сайлаганда, дөрес юлдан кереп китүе мөһим. Янгын сүндерүче һөнәре - намуслы һәм җаваплы хезмәт, аның максаты – кешеләрнең гомерен саклап калу һәм коткару.
Пенсиягә чыгу яшендәге гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау булеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә МБУ "ТКХ департаменты" һәм "УК "Жилкомплекс" ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
2019 елның икенче кварталына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халык алдында формалашкан максат һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре чыгарылды.