Түбән Каманың "Шәфкатълелек” социаль тернәкләндерү үзәгендә “Мандала – үзеңә таба юл” дигән темага практик дәрес үткәрелде.
Үзәкнең психологы Ольга Платонова социаль хезмәт алучыларга “Мандала” дип аталган психологик алым турында сөйләде. Үзенчәлекле бу алым өлкән яшьтәге кешеләр hәм инвалидларда зур кызыксыну уятты. Ял итүчеләр үзләренең күңел халәтен, эчке кичерешләрен үзләре уйлаганча бик рәхәтләнеп кәгазьгә ясадылар. Социаль хезмәт алучылар мондый алымның үзеңне аңларга, ә иң мөhиме күңел киеренкелеген җиңеләйтергә ярдәм итүен билгелеп үттеләр.