2019 елның икенче кварталына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халык алдында формалашкан максат һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре чыгарылды.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты старт алган иде. Республика халкының төбәк министрлыклары һәм ведомстволарының өстенлекле бурычларын билгеләүдә турыдан-туры катнашуының мөһимлеге турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде. Проектта катнашучылар арасында социаль блок ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бар.
Проектны тормышка ашыру берничә этапны үз эченә алды. Беренче этапта министрлык экспертлары һәм аларның иҗтимагый совет әгъзалары 2019 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырды. Икенче этапта Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ачык онлайн-тавыш бирү булып узды. Алга таба, сораштыру нәтиҗәләре буенча, һәр министрлык өчен төп күрсәткечләр белән 7 бурыч расланды.
Министрлык алдында торган беренче бурыч - эшсезлек үсешен булдырмау. Бу юнәлештә төп максат - рәсми эшсезлек дәрәҗәсен 1,5% тан да артмаган дәрәҗәдә тотып калу. Бүген халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтүнең актив программаларын тормышка ашыру дәвам итә. Хезмәт базарындагы вәзгыять чагыштырмача тотрыклы. 2019 елның беренче ярты еллыгында мәшгульлек хезмәте органнарына төрле мәсьәләләр буенча 86,1 мең кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән эш эзләүче буларак исәпкә алынды – 33,2 мең кеше. 17,4 мең кеше яки гражданнарның 52% эшкә урнаштырылган.
Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,56 % тәшкил итә. Республика буенча эшсез тору озынлыгы уртача - 4,66 ай.
Гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм итү максатыннан, 2019 елның беренче ярты еллыгында республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан 147 вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырылды. Аларның нәтиҗәләре буенча эшкә урнашуга юнәлдерелгән гражданнарның 68,6 % ы эшкә урнаштырылган.
Министрлыкның икенче өстенлекле бурычы - яшь белгечләргә булышу, аерым алганда, эшсезләр составында чыгарылыш укучыларының өлешен 5% тан 3% ка кадәр киметү. 2019 елның икенче кварталында республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 283 чыгарылыш укучысы мөрәҗәгать иткән, шуларның 116сы эшкә урнаштырылган. Белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар «Татхимфармпрепараты» ААҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «Кристалл «инженер-техник үзәге» ҖЧҖ, «Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы хезмәтнең Уку үзәге» ФАИ һәм башка оешмаларга эшкә урнаштырылган.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә булышу» дәүләт программасы кысаларында әлеге категорияне стимуллаштыру өчен матди ярдәм каралган. Эш бирүчегә, һөнәр мәктәбен һәм югары белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасыннан эшсез гражданнарны эш белән тәэмин итү үзәкләре юлламасы буенча вакытлыча эшкә урнаштырылганда хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлеше каплана. 2019 елның беренче ярты еллыгында программада һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаган 16 укучы катнашты.
Өченче бурыч - аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү. Бу юнәлештә төп максат-ихтыяҗ критерийларын исәпкә алып, түләүләр һәм социаль пособиеләр адреслылыгын 75% тан 80% ка кадәр арттыру.
Әлеге бурычны гамәлгә ашыру максатларында 2019 елның 1 апреленнән «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Алар нигезендә балага айлык пособие билгеләгәндә, пенсионерларга транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләгәндә, пенсионерларга һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә санаторий-курортка юлламалар биргәндә гаиләнең мөлкәти ягыннан тәэмин ителеш дәрәҗәсе исәпкә алына.
Моннан тыш, чын-чынлап мохтаҗ гаиләләргә керә торган акча күләме 75% тан 78% ка кадәр артты. 2019 ел нәтиҗәләре буенча 2020 елның гыйнварыннан башлап янга калдырылган бюджет акчалары мөрәҗәгать итү көнендәге яшәү минимумыннан түбәнрәк булган балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм күрсәтү чараларына тотылачак.
Дүртенче бурыч пенсионерларны ташламалы шартларда шифаханә-курорт белән тәэмин итүне, мөрәҗәгать итүчеләр саныннан 15% тан 25% ка кадәр арттыруны күздә тота. 2019 елга пенсионерларга шифаханә-курорт өчен 5299 юллама сатып алу планлаштырыла.
Бишенче бурыч-инвалидларны һәм инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү. Аның төп максаты-инвалид балаларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында 68,3% тан 69,3% ка кадәр реабилитация һәм (яки) абилитация хезмәтләре күрсәтү, 55,5% тан 56,5% ка кадәр инвалидларны колачлау.
Бу бурычны, шулай ук һәм Россия Федерациясенең 2011-2020 елларга «Уңайлы мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында «2019-2020 елларга инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы реабилитацияләү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программасы эшләнде. Татарстан Республикасында 2019 елга әлеге ярдәмче программаны финанслауның гомуми күләме 46 160,9 мең сум тәшкил итте.
2019 елның беренче яртыеллыгында тернәкләндерү үзәкләрендә 3774 инвалид бала һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 710 балага хезмәт күрсәтелде, тернәкләндерү үзәкләрендә 3904 инвалидка хезмәт күрсәтелде.
Хезмәт иминлеге алтынчы өстенлекле бурыч булып тора. Бу юнәлештә министрлыкның төп максаты - 1000 эшчегә 0,65 тән 0,6 кадәр имгәнүләрне киметү. Әйтик, 2019 елның беренче ярты еллыгы дәвамында муниципаль район вәкилләре өчен җитештерүдәге имгәнүләрне булдырмау буенча зона киңәшмәләре уздырылды. Башкарма хакимият, җирле үзидарә органнарының, күзәтчелек һәм контроль, хокук структураларының, шулай ук профсоюзларны һәм эш бирүчеләр берләшмәләрен дә кертеп, социаль партнерлык якларының уртак гамәлләре координацияләнде. 2019 елның 6 ае эчендә республиканың муниципаль берәмлекләрендә хезмәтне саклау буенча координацион советларның 320 дән артык утырышы уздырылды. Тикшерү идарәсе бүлекчәләре тарафыннан 18 җинаять эше судка җибәрелгән, 53 тәкъдим кертелгән, алар буенча 167 кеше дисциплинар һәм башка җаваплылыкка тартылган.
Моннан тыш, 2019 елның алты аенда хезмәтне саклау буенча 13 меңнән артык җитәкче һәм белгеч укытылган.
Җиденче бурыч - авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклау. Гаиләле тормыш рәвеше алып бару өчен приютан гаиләгә киткән балаларның исәп өлешен 90% тан 92% ка кадәр арттыру.
2019 елның беренче ярты елында гаиләле яшәү рәвешенә күчкән балигъ булмаганнар саны 94, 68 % тәшкил итте.
Хәзерге вакытта әлеге бурычларны тормышка ашыру һәм төп күрсәткечләргә ирешү дәвам итә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2019 елның икенче кварталы өчен билгеләнгән максатларны һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән тулырак http://mtsz.tatarstan.ru/rus/tseli-i-zadachi-na-2019-god.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.