Балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллануны кисәтү максатыннан Минзәлә районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы "Тормышка мөнәсәбәт? Уңай!" дигән дәрес оештырды.
"Балачакны яклыйбыз" программасы кысаларында оештырылган чараның максаты яшүсмерләрдә психологик сәламәтлек һәм нәтиҗәле аралашу алымнары турында күзаллау формалаштыру иде.
Чара барышында яшүсмерләр күнегүләр һәм уеннарда катнашты, аларны эмоциональ халәтне җайга салырга өйрәттеләр, күңелсез хисләрне җыеп алырга мөмкинлек бирә торган ысуллар белән таныштылар һәм аралашуның уңай минутларына кәеф кордылар.
Дәрес ахырында барлык яшүсмерләр "Тормышка уңай караш" дигән белешмәлекләр алдылар.