Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә зирәкләр һәм акыллылар өчен "Башваткыч" дигән чара узды.
Бу чара тәрбияви-әхлакый аралашу культурасын, гореф-гадәтләрен баетуга, дуслыкка һәм үз милли кыйммәтләребезне хөрмәт итүгә юнәлдерелгән. Бәйрәм барышында балалар татар халык әкиятләре белән танышты. Тәрбиячеләр һәм белгечләр балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Катнашучылар үзләре турында иҗади номер әзерләде.
Мондый чаралар балаларны иҗади яктан үстерә, татар халкының мәдәни мирасын саклауга ярдәм итә, ә иң мөһиме балаларда яхшы кәеф тудыра.