Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләре елы уңаеннан Түбән Кама "Веста" үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 7-12 яшьлек 13 бала өчен “Һөнәр сайлау нигезләре” курсыннан “Транспорт һөнәрләре, белгечлеге” дип аталган чара уздырды.
Максат: балаларда транспорт төрләре белән идарә итүче һөнәрләр турында булган белемнәрен ныгыту, танып-белү кызыксынуын үстерү.
Дәрес башында белгеч балаларга викторинада катнашырга тәкъдим итте, аның барышында транспортның һәр төренә туры килә торган һөнәр (мәсәлән, поезд – машинист, самолет – очучы һәм башкалар) атарга тиеш иделәр. Аннан соң балалар табышмаклар ярдәмендә кызыклы һәм гади формада яңа транспорт һөнәрләре һәм белгечлекләр турында булган белемнәрен тулыландырды. Хыялны да кертеп, бала нинди һөнәр турында сүз баруын, логик һәм образлы фикерләү аша аны күз алдына китерергә тырышты. Белгеч балаларның бер һөнәрнең башкаларыннан нәрсәсе белән аерылып торуын, киләчәктә үзенә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итүен белсеннәр өчен тырышты.
Дәрес ахырында балаларга өй эше бирелде – “Кем булырга телим?” темасына рәсем ясарга.