Балтач районында 90 яшьлек сугыш ветеранын котладылар

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

6 декабрендә Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сөләйманова Рәмлә Габдрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, авыл җирлеге исеменнән дә бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Хәзерге вакытта Рәмлә Сөләйманова кызы Рәмзидә гаиләсендә яши, өч бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International