Балтач районында юбилярларны котладылар

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

5 декабрьдә Балтач районының Иске Салавыч авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецова Анна Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач районының Зур Лызи 1 өлеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иванова Мария Александровна да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы  Рамил Нотфуллин, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Салавыч   авыл  җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хидая Шакирҗанова, Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиевлар да юбилярларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярлапрга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International