"Исток-Башлангыч" үзәге хезмәткәрләре олы кешене тәрбиягә алган гаиләдә кунакта булдылар

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге hәм Зәй-Каратай гомуми белем бирү мәктәбе укучылары волонтерлары белән берлектә Зәй-Каратай авылында яшәүче өлкән кешене кабул иттеләр.

Әлеге чара балаларны өлкәннәр һәм инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, шулай ук тәрбиягә алган гаиләдә өлкән кешенең ялын оештыру максатыннан оештырылган.  

Беренче төркем инвалиды Ахмедова Рабига Вәлиулла кызы, тәрбиягә алган гаиләдә 2016 елдан бирле яши. Очрашу ахырында Рәбига Вәлиулла кызына балалар үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырды. Әби җавап итеп аларны татар такмаклары белән шаккатырды һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде. Очрашу бик җылы өй шартларында узды һәм әле бик озак истәлекләрне җылытачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International