Барлык кешеләргә дә ярдәм һәм таяныч кирәк. Ә инде мөмкинлекләре чикле кешеләр аңа аеруча мохтаҗ.
1–10нчы декабрендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар ункөнлеге башланды. Ункөнлек кысаларында бөтен район буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен хәйрия чаралары, концертлар һәм күңел ачу программалары оештырылды.
4нче декабрьдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар шатлык, тылсым һәм күңел ачу мөхитенә чумды. Алар өчен гадәти булмаган бәйрәм программасын Әлмәт шәһәренең "Леонардо" уен бүлмәсенең профессиональ аниматорлары әзерләде. Әкият каһарманнарына кушылып, алар беренче минутлардан ук кунакларны артистлык, матур киемнәр һәм гадәти булмаган манзара белән әсир итте. Балалар мөмкин булган кадәр төрле бәйгеләрдә катнашты. Шулай ук сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен сабын куыклары тамашасы булды, ул балаларда да, өлкәннәрдә дә зур соклану уятты.
Чарада Әлмәт муниципаль районы "Кайгырту" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсендә ярдәм алучы 25 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.