ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2025 ел
җомга

10 апрельдән 10 майга кадәр «Ветеранга кунакка» Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Акциягә шулай ук Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Ветераннар (пенсионерлар) советы да кушылды.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

18 апрельдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге яшьләре туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Анда шәһәр тарихын чагылдырган уникаль экспонатлар тәкъдим ителгән.


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

17 апрельдә Чистайда «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» узды.

18 апрельдә Татарстанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Бу ел саен үткәрелә торган вакыйга, ул кече һәм урта бизнестан алып зур корпорацияләргә кадәр сәнәгатьнең төрле тармакларыннан эш эзләүчеләрне һәм эш бирүчеләрне берләштерә. 2025 елда чара «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Бүген Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең актлар залында Әлмәт медицина профилактикасы үзәге көче белән илкүләм проект кысаларында оештырылган бушлай медицина тикшерүе пункты ачылды.

Яшь волонтерлар – мәктәп укучылары, «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте җирле советы рәисе Николай Бурдин белән бергә, кыштан соң территорияләрне тәртипкә китерергә дип, Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына килделәр.

17 апрель көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең хезмәт тернәкләндерү кабинетында тукымаларны классификацияләү һәм әзер әйберләрне үтүкләү буенча чара узды.

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Алина Вәлиуллина «Балигъ булмаганнарның психоэмоциональ җәрәхәтләрен җиңүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле практикалар» стажировка мәйданчыгында катнашты.

Бүген Сугыш ветераннары өчен госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның чираттагы күчмә консультациясе булды. Чарада министр Эльмира Зарипова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International