Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Кулинария мәктәбе» түгәрәгендә чираттагы мастер-класс үткәрелде. Бу юлы хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар шарлотка пешерде.
Беренче эш итеп учреждениенең йорт яны участогында өлгергән алмаларны бергәләп җыйдылар. Кухняга кайткач, камыр ясарга керештеләр, алма турадылар. Бу пирогның рецепты белән бик күпләр таныш булып чыкты, әзерләү барышында чал чәчле кулинарлар үз тәкъдимнәрен керттеләр.
Пирогны мастер-класста катнашмаганнар да татып карый алды, – бу алар өчен шулай ук кулинариядә үз көчләрен сынап карарга этәргеч булачак.