«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә мәгълүмати-консультацион очрашу уздырдылар

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

29 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә менталь тайпылышлары булган инвалидларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре, социаль хезмәт алучылар өчен ачык гаилә / ата-аналар көне булып узды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәүче белгече Лилия Камалова «Кулланучылар хокукларын яклау» мәгълүмати-консультацион очрашу үткәрде.

Очрашу ахырында социаль хезмәт алучылар кызыксындырган сораулар бирделәр һәм компетентлы белгечләрдән җаваплар алдылар.

Чарада 49 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International