Тукай районында актив озын гомерлелек принципларын ничек кертәләр

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Тукай муниципаль районының Яңа Троицк авылында өлкән буын вәкилләрен чакырып сәламәтлек көне узды. Алар өчен саф һавада мастер-класслар оештырылды. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, район китапханә системасы вәкилләре җитәкчелегендә чарада катнашучылар саклагычлар, брошьлар, кул эшләре әзерләделәр.

Чарага скандинав йөреше буенча сертификацияләнгән инструктор Галина Козырева чакырылган иде. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында сөйләде, скандинавийөреше техникасы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International