Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкать туташы Оксана Пещерова «Карау мәктәбе» стационар технологиясе кысаларында авыру кешеләрне карау мәсьәләләре буенча файдалы чара үткәрде. Чарада социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәтләреннән файдаланучылар катнашты.
Белгеч аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең көнкүрешен оештыру кагыйдәләре, шәхси гигиена, авыр пациентларны дөрес ашату, авыруларны караватта күчерү ысуллары турында сөйләде. Чарада катнашучылар авыру туганнарны карау һәм аларның гомуми сәламәтлеген саклау буенча кыйммәтле тәкъдимнәр алдылар, техник тернәкләндерү чаралары белән таныштылар.
Ахырда тыңлаучыларның сорауларына киңәйтелгән җаваплар бирелде.