«Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең Шмидт урамындагы филиалында тәмамланган тернәкләндерү курсы нәтиҗәләре буенча ата-аналар белән йомгаклау очрашуы узды.
Очрашу белгечләргә һәм ата-аналарга башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алышырга, балаларның үсеш динамикасын анализларга мөмкинлек бирүче мөһим этап булды. Мондый чаралар процесста катнашучыларның барысы өчен дә зур әһәмияткә ия. Алар баланың алгарышын бәяләргә мөмкинлек бирә.
Балаларның казанышларын һәм алга таба үсешен җентекләп анализлау максатында белгечләр һәр бала өчен тернәкләндерү курсы барышында күзәтүләргә нигезләнгән индивидуаль киңәшләр әзерләгәннәр иде.