ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында актлар залына һәм ашханәгә капиталь ремонт ясалган иде. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган кыз, Санкт-Петербург академиясе студенты, яшь рәссам, дизайнер Аделина Бадьина интернат-йортка ачык төсләр өстәде. Ул стеналарны рәсемнәр белән бизәде.

13 августта «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубының гаиләдә көч куллануны булдырмау максатыннан оештырылган чираттагы чарасы булды. Дәрес актуаль темага – балаларны тәрбияләү стильләренә багышланды. Чараны Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Наталья Емельянова үткәрде.

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова үз дәресләрендә үтә күренмәле мольберт кулланып, арт-терапия элементларын актив куллана. Ул «Уңайлы мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган.

«Сириус» университетында 15–18 сентябрьдә узачак X Бөтенроссия юбилей Хезмәтне саклау атналыгы кысаларында 150 дән артык чара узачак.

Тукай районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева социаль тармакта эшләүнең 25 еллыгын бәйрәм итә. Хезмәт эшчәнлеген ул 2000 елда социаль эш буенча белгеч буларак башлый. Шул вакыттан башлап эштә күп нәрсә үзгәрсә дә, кешеләргә ярдәм итү теләге һәрвакыт кала бирә.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ирина Кожевникова һәм Алена Овсейчик көндезге тору төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен күчмә чара үткәрделәр.

Балаларны цифрлы киңлекнең тискәре нәтиҗәләреннән саклау өчен, 13 августта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева киберкуркынычсызлык темасына социаль-психологик уен оештырды. Чара социаль хезмәт алучы яшүсмерләр арасында узды.

14 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары «Түбәтәй» бизнес-үзәгендә булдылар.

«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр төркеме Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә китте. Чараны социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Уралова оештырды.

«Ата-аналар кунак бүлмәсе» бөтенроссия чарасы кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Елена Хлебушкина «Ангелы мира» коммерциячел булмаган оешмасыннан яшүсмер балаларның ата-аналары өчен танып-белү очрашуы уздырды. Фикер алышу өчен сайланган тема күпләр өчен актуаль булып чыкты – яшүсмергә ничек мөстәкыйль булырга ярдәм итү турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International