Үз һөнәрен дөрес сайлаган белгеч

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Тукай районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева социаль тармакта эшләүнең 25 еллыгын бәйрәм итә. Хезмәт эшчәнлеген ул 2000 елда социаль эш буенча белгеч буларак башлый. Шул вакыттан башлап эштә күп нәрсә үзгәрсә дә, кешеләргә ярдәм итү теләге һәрвакыт кала бирә.

Чирек гасыр эшләү дәверендә Гөлнур Исмәгыйлова ярдәме белән бик күп Тукай районында яшәүчеләр төрле ярдәм алган. Ярдәмчеллеге, сизгерлеге һәм шәфкатьлелеге өчен аны учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар хөрмәт итә, ярата һәм кадерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International