Балаларны цифрлы киңлекнең тискәре нәтиҗәләреннән саклау өчен, 13 августта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева киберкуркынычсызлык темасына социаль-психологик уен оештырды. Чара социаль хезмәт алучы яшүсмерләр арасында узды.
Психолог «Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы» өстәл уенын кулланды. Катнашучылар планеталар арасында сәяхәт итте һәм биремнәр чиште. Балалар дискуссиядә актив катнаштылар, мөһим темалар турында сөйләштеләр.

Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларның һәм «Шәфкать» үзәге хезмәткәрләренең хәбәрдарлыгын арттыру һәм финанс югалтуларын булдырмау өчен мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр өлкәсендә җинаятьләрне ачу буенча оперуполномоченный Марина Роменская белән мөһим очрашу оештырылды. Катнашучылар актуаль проблемалар һәм конкрет ситуацияләр турында фикер алыштылар, экспертка кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм мошенниклар белән аралашу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Белгеч шикле шалтыратулар һәм хәбәрләр алганда куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеген ассызыклады, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар бирергә киңәш итте.