«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләр үтә күренмәле мольбертта рәсем ясый

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова үз дәресләрендә үтә күренмәле мольберт кулланып, арт-терапия элементларын актив куллана. Ул «Уңайлы мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган.

Белгеч балаларга рәсем ясауның төрле традицион булмаган техникаларын күрсәтә. Яңа техника күнегүләрне төрлеләндерергә һәм дәресләргә кызыксынуны сакларга мөмкинлек бирә.

Үтә күренмәле мольберт күп кенә психологик проблемаларны чишүнең нәтиҗәле ысулы булган арт-терапия дәресләре өчен махсус эшләнгән. Балаларда тискәре эмоциональ реакцияләр һәм аларның чагылышлары кими, эмоциональ фон тотрыклана. Белгеч билгеләп үткәнчә, дәресләрдә үтә күренмәле мольберт куллану балаларда коммуникатив күнекмәләр, иҗади мөмкинлекләр һәм фантазия үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International