Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында актлар залына һәм ашханәгә капиталь ремонт ясалган иде. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган кыз, Санкт-Петербург академиясе студенты, яшь рәссам, дизайнер Аделина Бадьина интернат-йортка ачык төсләр өстәде. Ул стеналарны рәсемнәр белән бизәде.
Проект хәйрия акциясе кысаларында гамәлгә ашырылды. Интернат-йортның интерьерын үзгәртү тәкъдиме өлкән буын кешеләренә шатлык һәм эстетик ләззәт бүләк итү теләгеннән туды.
Аделина Бадьина алдан килештерелгән эскиз буенча эшләде. Актлар залында иркенлек һәм тынычлык хисе тудыручы нәфис чәчәкләр пәйда булды. Ашханәдә аның билгеләнешен чагылдырган композиция булдырылды: бер стенада ашханә приборлары һәм яшәүчеләр өчен җылы теләк, икенчесендә – аппетит һәм кәеф күтәрү өчен матур композиция.
Кулланылган барлык материаллар куркынычсыз һәм җәмәгать биналары өчен таләпләргә туры килә.
Интернат-йорт директоры Наталья Елхова, коллектив һәм монда яшәүчеләр матурлык тудырганы, хезмәте һәм хәйрия инициативасы өчен Аделина Бадьинага чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
