Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Ирина Кожевникова һәм Алена Овсейчик көндезге тору төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен күчмә чара үткәрделәр.
Очрашуның максаты мөстәкыйль рәвештә ризык әзерләүнең гамәли күнекмәләрен үстерү, кулинариядә яңа компетенцияләр булдыру һәм сәламәт ризык турындагы күзаллауларны киңәйтү иде.
«Додо-пицца» тиз туклану рестораннары челтәре ярдәмендә балалар профессиональ кухня атмосферасына чума һәм тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә мөстәкыйль рәвештә пицца әзерли алдылар.
Оештыручылар файдалы күнекмәләр алырга һәм үз-үзеңә ышанычны арттырырга мөмкинлек бирә торган чараларның мондый форматының әһәмиятен ассызыкладылар.
Чара «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.