«Шәфкать» үзәгендә террорчылыкны профилактикалау буенча чара узды

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Айгөл Яхонт «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дәресе кысаларында чара үткәрде.

Чараның максатлары: балаларда тотрыклы иҗтимагый аң һәм актив гражданлык позициясе формалаштыру, әйләнә-тирәдәгеләр белән тату яшәү сәләтен тәрбияләү, террорчылык күренешләре куркынычын аңлауны үстерү.

Балалар куркынычсызлык чаралары һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен тоту турында белешмәләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International