Әл-Мәрҗани мәчете каршындагы «көмеш» волонтерлар Яшел Үзән районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Сугышчыга хат» мастер-классы оештырды.
Балалар хат язып, күңелгә үтеп керә торган рәсемнәр ясап кына калмады, хәрбиләргә зур булмаган бүләкләр дә әзерләделәр. Мондый инициативалар сугышчыларга ярдәм итәргә булыша, аларга өй җылысын бүләк итә.