Махсус хәрби операция катнашучысының гаиләсенә яңа туган бала өчен бүләк җыелмасы тапшырдылар

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Никита һәм Кристина Мусиннар гаиләсендә беренче бала туган. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова яшь ата-аналарны котлады һәм яңа туган балага бүләк җыелмасы тапшырды.

«Бүген яшь әнине сабый белән бала тудыру йортыннан чыгардылар, аларны каршы алырга зур һәм бик дус гаилә килде. Бу күңелгә үтеп керерлек вакыйганың кунагы булуыма бик шатмын», – дип уртаклашты журналистлар белән Эльмира Зарипова.

Ведомство башлыгы искәрткәнчә, бу җыелманы алу хокукына яңа туган балалары булган, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган Татарстан гаиләләре ия. «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә торган әлеге ярдәм чарасы 2020 елда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән кертелгән иде. Җыелмага баланың беренче айларында кирәкле әйберләр керә. Яңа туган балалары булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бүләк җыелмасын керемнәрне исәпкә алмыйча алырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International