«Ана теле» онлайн мәктәбе татар телен өйрәнү өчен яңа мөмкинлекләр бирә

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда «Ана теле» бушлай онлайн мәктәбен эшләтеп җибәрделәр. Ресурс мобиль версия белән тәэмин ителгән, визуаль-график интерфейс яңартылган, кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклау каралган.

«Ана теле» онлайн мәктәбе – татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дистанцион белем бирү программасы. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан тәүлегенә 24 сәгать дәвамында белем алу мөмкинлеге бар.

Теләге булган һәркем теркәлгәннән соң татар телен белү дәрәҗәсен билгели торган тест уза. Алга таба өйрәнү әлеге дәрәҗәгә туры килә торган материаллар буенча уза. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлаган өчен тиешле сертификат бирелә.

Ресурс сайты: anatele.tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International