«Веста» үзәгендә балалар иҗат белән шөгыльләнәләр

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Сунеева 17 ноябрь көнне «Кул эшләре әлифбасы» арт-остаханәсе кысаларында «Балчык белән танышу» дигән төркемле дәрес үткәрде. Балчык белән эшләү алымнарына өйрәтү, сенсор хисләрен үстерү, иҗади караш, вак моториканы үстерү максатыннан оештырылган чарада мөмкинлекләре чикле 10 балигъ булмаган бала катнашты.

Төркемле дәрес башында катнашучылар видеороликлар карадылар һәм балчык үзенчәлекләре, аны эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә куллану мөмкинлекләре белән таныштылар. Инструктор тарафыннан куркынычсыз эш алымнары аңлатылды. Катнашучылар мөстәкыйль рәвештә, шаблоннар ярдәмендә үзләренә ошаган фигураларны кистеләр, аларны буядылар һәм киптерергә куйдылар.

Дәрестә катнашучылар вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрделәр, килеп чыккан әйберләрдән канәгать калдылар. Балчык белән эшләү нерв системасына яхшы тәэсир итә, тынычландыра, нерв киеренкелеген төшерә. Шулай ук иҗади эшчәнлек баланың сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, образлы фикерләүне һәм карашны формалаштыра.

Дәрес кече төркемнәрдә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International