«Чишмә» үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинеты уңышлы эшләп килә

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән «Тегү эше» юнәлеше буенча даими рәвештә дәресләр үткәрәләр. Алар эшчәнлеге гаиләләрне үзмәшгульлеккә этәрүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән хезмәт тернәкләндерү кабинетында уза.

Бүгенге көндә дәресләргә дүрт әни йөри. Чираттагы дәрес барышында социаль эш буенча белгеч А. Х. Кашапова мастер-класс күрсәтте. Ата-аналар хезмәт тернәкләндерү кабинетына бик теләп йөриләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International