Татарстан Республикасы командасы «Модернизация «Фокус: Регион» номинациясендә җиңүче булды

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

18 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы командасы Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен үзгәртеп кору» программасы буенча уку курслары узды.

15 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр укыту көндезге форматта узды. Татарстан Республикасы командасыннан тыш, укуларны Россия Федерациясе субъектларының тагын 15 командасы узды.

Уку барышында һәр команда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең эш юнәлешләрен модернизацияләү буенча проект әзерләде. Республика командасы предприятиеләрне персонал белән тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар бирде.

Тәкъдир ителгән проектның максаты – югары квалификацияле кадрларга кытлык кичерүче эре предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү. Моның өчен «Прогнозлау» мәгълүмати-аналитик системасын эшләргә кирәк. Бу системада республика икътисадының кадрлар ихтыяҗы һәм территориаль-һөнәри киселештә белем бирү оешмалары студентлары контингентының 7 еллык перспективага хәрәкәте турында зур күләмдә мәгълүмат җыю, анализлау оештырылачак. Системадан файдаланучылар: эш бирүчеләр, һөнәри белем бирү оешмалары, ТР Хезмәт министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы, тармак министрлыклары.

«Прогнозлау» системасын уңышлы гамәлгә кертү кадрларга булган ихтыяҗны формалаштырып кына калмыйча, киләчәктә дә үз һөнәреңне дөрес сайлау өчен мәктәп укучыларына иртә һөнәри юнәлеш бирүне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Проектны яклау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командасына «Регион» фокусында җиңүче номинациясе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International