«Әтиләр берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы «Благословенно имя твое, Мама» Бөтенроссия акциясе башлану турында игълан итә. Әниләр өчен котлау теләсә кайсы төрдә булырга мөмкин: шигырьләр, проза, җыр, бию, рәсем, үз кулларың белән бүләк.
Акциядә катнашу өчен 2021 елның 28 ноябренә кадәр әниләр өчен пост-котлау урнаштырырга кирәк. Түбәндәге хештегларны күрсәтергә кирәк: #Имя_Твое_Мама, #СоюзОтцов, #ДеньМатери, #116, #силавдетях.
Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Социаль челтәрдә үзләренең котлауларын урнаштырып, катнашучылар автомат рәвештә аларны традицион кыйммәтләр рекламасында коммерцияле булмаган файдалануга рөхсәт бирә. Куллану хокукы «Әтиләр берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасында кала.