17 декабрь 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2022 елга ведомствоның максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.
Иҗтимагый совет утырышында алдан теркәлү узган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм республика гражданнары катнаша ала.
Иҗтимагый совет утырышында катнашу өчен алдан теркәлү формасы түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2021-god.htm.