Шушы көннәрдә Мәскәүдә Бөтенроссия инвалид балалар әти-әниләре оешмасы съезды уза

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

12-14 декабрьдә Мәскәүдә Инвалид балаларның ата-аналарының IV бөтенроссия конференциясе-съезды уза. Чараны Бөтенроссия инвалид балалар әти-әниләре оешмасы уздыра.

Очрашуга 75 регионнан ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт хакимияте органнары, РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Чарада катнашучылар арасында «Балаларда көч» Мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү хәйрия фонды җитәкчесе, Татарстан Республикасының «Әтиләр берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Гадел Заһретдинов та бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International