Буа районының өлкән яшьтәге гражданнары белән файдалы әңгәмәләр үткәрелә

2021 елның 10 декабре, җомга

«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән «Өлкәннәрне коронавирустан ничек сакларга» дигән темага әңгәмә оештырды. Бу эшкә Буа медицина училищесының студент-волонтерлары җәлеп ителде.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече өлкән яшьтә коронавирусның аеруча куркыныч булуын искә төшерде, шуңа күрә өстәмә чаралар күрү яхшырак. Волонтер-студентлар өлкән яшьтәге гражданнарга медикларның киңәшләре, авыруның симптомнары һәм билгеләре турында, беренче күрсәткечләр вакытында кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Соңыннан белгеч үз карамагындагыларны паникага бирелмәскә, ә табибларның киңәшләрен үтәргә һәм тынычлыкны сакларга чакырды. Волонтерлар өлкәннәргә нык сәламәтлек теләделәр.

Чараны оештыручы мондый очрашулар яшьләрдә өлкән буынга карата мәрхәмәтлек һәм игътибарлылык тәрбияләргә ярдәм итә, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International