Гражданнар тиешле түләүләр һәм ташламалар турында мәгълүматны ведомстволарга мөрәҗәгать итмичә генә ала алалар

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

«Дәүләт социаль ярдәме турында» Федераль закон нигезендә гражданнар Бердәм дәүләт мәгълүмат системасында формалаштырылган социаль хезмәт күрсәтү һәм дәүләт социаль ярдәме алу мөмкинлеге турында мәгълүматны, шулай ук аларны билгеләү һәм бирү шартлары турында мәгълүматны ала алалар.

Гражданга инициативалы мәгълүмат бирү автомат рәвештә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында, шәхси кабинетны кулланып башкарыла. Шул ук вакытта гражданнар тормыш вакыйгасы башлану белән бәйле рәвештә социаль яклау чаралары алу хокукына ия булулары турында шәхсиләштерелгән мәгълүмат алуга ризалык бирергә тиеш.

Түбәндә тулырак танышу өчен белешмәлек тәкъдим ителә:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International