Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, «Социаль туризм» социаль практикасын тормышка ашыру кысаларында, «Азалия» мебель фабрикасы ярдәмендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары өчен «Кориб» компанияләр төркеменең зур йөк автомобильләрен ремонтлау буенча сервис үзәгенә уникаль һәм кызыклы экскурсия узды.
Чара тәрбияләнүчеләрнең социаль интеграциясендә һәм һөнәри үсешендә мөһим адым булды. Экскурсиянең төп максаты катнашучыларны автомобиль сервисында заманча технологияләр һәм хезмәт шартлары белән таныштыру, шулай ук бу өлкәдә һөнәри эшчәнлек мөмкинлекләрен күрсәтү иде.
Мондый чаралар тәрбияләнүчеләрнең дөньяга карашын һәм белем дәрәҗәсен киңәйтергә, шулай ук ведомствоара хезмәттәшлекне һәм социаль интеграцияне ныгытырга ярдәм итә.