28 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә түгәрәк өстәл форматында ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чараны мәшгульлек үзәге, социаль яклау идарәсе һәм социаль фонд белгечләре белән берлектә оештырдылар.
Мәшгульлек үзәге белгече «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында уку мөмкинлекләре, шулай ук инвалидларны эшкә урнаштыру турында сөйләде.
Катнашучылар шулай ук һәркем файдалана алырлык социаль хезмәтләр исемлеге, аларны рәсмиләштерү кагыйдәләре, социаль хезмәтләр алучыларның хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Субсидияләр билгеләү, тернәкләндерү һәм шифаханә-курортта дәвалану мөмкинлекләре мәсьәләләре дә яктыртылды.
Социаль фонд белгече инвалидлык буенча пенсия билгеләү тәртибе һәм законнардагы соңгы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде.
Теләге булган һәркем экспертлардан шәхси консультацияләр ала алды.
Мондый чараларда катнашу өчен 8 (8553) 32-50-32 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.