ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2025 ел
сишәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үзәк паркта «Юлда куркынычсызлык әлифбасы» дигән дәрес үткәрделәр.

Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру 2021 елдан башланды.


25
август, 2025 ел
дүшәмбе

Рүзәл Гыйниятуллин махсус хәрби операциядә ике аягын да югалта. Әмма ир-егет сынмый. Үҗәтлек һәм оптимизм тернәкләндерүдә аның тугры дуслары.

2025 елда Татарстан Республикасында «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 952 кеше укуын башлады.

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар тарих-туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

16 сентябрьдә 10:30 сәгатьтә дистанцион рәвештә Россия Федерациясенең барлык субъектларында хезмәтне саклау буенча «Хезмәтне саклау һәм эштә куркынычсызлык – 2025» бөтенроссия тесты узачак. Чара киң җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, имин тәртип культурасын һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә җаваплы мөнәсәбәтне популярлаштыру, шулай ук гражданнарның хезмәтне саклау өлкәсендәге хәбәрдарлык дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу максатларында үткәрелә.

«Кызлар-скаутлар ассоциациясе» балалар төбәкара иҗтимагый оешмасы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Бөгелмәнең спорт һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре белән берлектә «Курше Фест» конкурсында катнаша.

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучы гражданнар белән индивидуаль аңлату эшләре үткәрделәр.

Буалылар белән дарулар белән тәэмин итү буенча социаль хезмәтләр җыелмасы кирәклеге турында сөйләштеләр. Белгечләр билгеләп үткәнчә, ташламалы дарулар белән тәэмин итүдән баш тарткан гражданнарга агымдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча социаль фонд бүлегенә дарулар белән тәэмин итү өлешендә социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә кирәк.

Чаралар белән барлыгы 169 социаль хезмәт алучы колачланды. Аларның барысына да белешмәләр бирелде.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларны көндезге эш белән тәэмин итү, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, шулай ук Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елын гамәлгә ашыру кысаларында 25 августта киноклубның мавыктыргыч сеансы булды. Көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр психолог белән бергә мультипликацион фильм карадылар һәм фикер алыштылар.

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар махсус хәрби операциядә катнашучы һәм «Барс» десант-штурм маневр төркеме әгъзасы Т. Нусратов белән очраштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International