Татарстанлыларга 40,5 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр

2025 елның 21 ноябре, җомга

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 40 502 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:

- 29,5 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (11,9 мең эш урыны);

- 24,1 % сәнәгатьтә (9,7 мең эш урыны);

- 9,5 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (3,8 мең эш урыны);

- 7,2 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,9 мең эш урыны);

- 4,1 % транспортта (1,7 мең эш урыны);

- 1,6 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,7 мең эш урыны);

- 0,4 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);

- 23,6 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (9,6 мең эш урыны).

3 270 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International