20 ноябрь көнне Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның законлы вәкилләре өчен Бөтендөнья бала хокуклары көненә багышланган хокукый чара үткәрелде.
Очрашу кысаларында катнашучыларны Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турындагы закон белән таныштырдылар, бала хокукларын яклауның хокукый режимын җайга салучы документлар турында искә төшерделәр.
Көн дәвамында учреждение фойесында «Минем хокукларым һәм бурычларым» темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе эшләде.
Ахырда әти-әниләр иҗади мастер-класста катнаштылар, һәркемнең яраткан ял итү хокукын гамәлгә ашырдылар.