2026 елга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык онлайн тавыш бирү тәмамланды.
2025 елда 637 инвалид татарстанлы кадрлар үзәкләре ярдәмендә эш тапкан. Мәшгульлек хезмәтенә барлыгы 1 035 инвалид мөрәҗәгать иткән.
Татарстанда авылда кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү бирелә.
8 декабрьдә Арчаның «Казан арты» тарих-этнография музеенда «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучыларын берләштергән гадәти булмаган очрашу булды.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чыршы рәвешендә сабын ясау дәресе узды.
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт мастер-классы узды.
Ел башыннан татарстанлылар 4 660 социаль контракт төзегән, шуларның 2 149 – эш эзләүгә, 1 798 – шәхси эшмәкәрлек оештыруга, 198 – шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга, 515 башка чараларга юнәлдерелгән.
Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгендә «Игелекле язылу» хәйрия акциясе уза.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы Олы Мәтәскә фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры белән берлектә Карау мәктәбендә чираттагы төркемле дәрес үткәрде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде.