Ел башыннан татарстанлылар 4 660 социаль контракт төзегән, шуларның 2 149 – эш эзләүгә, 1 798 – шәхси эшмәкәрлек оештыруга, 198 – шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга, 515 башка чараларга юнәлдерелгән.
Социаль контракт – ярлылыкны киметүнең төп инструментларының берсе. Ул кешегә авыр вәзгыятьне хәл итәргә ярдәм итәргә генә түгел, ә аны тотрыклы керем чыганагы булдырып, ярлылыктан чыгарырга да юнәлдерелгән.
Социаль контрактны төзегән татарстанлылар чәчтарашханә, тегү һәм ремонтлау остаханәләре ачалар, косметологик хезмәтләр күрсәтәләр, җитештерү, автомобильләргә хезмәт күрсәтү өлкәләрендә хезмәт күрсәтәләр, ярдәмче хуҗалык алып баралар, электрон сәүдә белән шөгыльләнәләр.
2025 елдан социаль контрактлар «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Өстенлекле тәртиптә аларны күпбалалы гаиләләр, балалы гаиләләр төзи ала.
Фотода: Балтач районыннан социаль контракт төзеп, үзмәшгуль булган Алинә Зәйнетдинова