Яраткан шөгыль артында күңелле кич утырулар

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде.

Социаль хезмәтләр алучылар «Әби йомгагы» остаханәсендә очраштылар. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә алар, түгәрәккә утырып, яраткан шөгыльләренә керештеләр. Яңа кешеләрне дә җәлеп иттеләр – бәйләргә өйрәнергә теләүчеләр аз түгел иде.

Монда яшәүчеләрнең берсе Нина Майорова бу файдалы шөгыльгә күршеләрен өйрәтә алды. Ул үзе – чын оста, аның коллекциясендә бик күп челтәрле тастымаллар, урындыкларга бөркәнчекләр бар.

Федая Долгих вакытын төрле төстәге келәмнәр бәйләп үткәрә. Валентина Павлова башкалар белән бергә МХО зонасында булган солдатлар өчен бик күп җылы оекбашлар бәйләгән.

Мастер-класста катнашучылар җырладылар, тормыштагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, осталык серләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International