Татарстанда ел башыннан 1,5 меңнән артык авылда яшәүче хатын-кыз акчалата ярдәм алган

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Татарстанда авылда кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү бирелә.

Авылда яшәүче яшь хатын-кыз беренче баласын 25 яшькә кадәр тапса, ул 50 мең сум күләмендә түләү алырга хокуклы. Әгәр 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченче яки аннан соңгы баласын тапса, бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 мең сумга кадәр арта.

2025 ел башыннан түләүләр республикада яшәүче 1 529 хатын-кызга билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, бу республика социаль ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм яшь әниләргә, үз керемнәренең дәрәҗәсен яки мөлкәти хәлен расламыйча, өстәмә финанс ярдәме алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International