Татарстанда эш эзләүче инвалидларның 60 % артыгы кадрлар үзәге ярдәмендә эш тапкан

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

2025 елда 637 инвалид татарстанлы кадрлар үзәкләре ярдәмендә эш тапкан. Мәшгульлек хезмәтенә барлыгы 1 035 инвалид мөрәҗәгать иткән.

Белгечләр һәр эш эзләүче белән индивидуаль эшли. Карьера консультантлары мәшгульлеккә ярдәм итүнең шәхси планын эшли, вакансияләрне тәҗрибә, кызыксыну һәм сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлый. Шулай ук мөрәҗәгать итүчеләргә психологик ярдәм, түләүсез яңадан белем алу һәм үз эшләрен ачу буенча консультацияләр алу мөмкинлеге дә бар.

Инвалид гражданнар төрле белгечлекләр буенча уңышлы эшкә урнашканнар: инженер-конструктор, программист, табиб, бухгалтер, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, укытучы, фармацевт, администратор, станок операторы, шофер, оста, архивариус һ. б.

49 кеше бушлай белем алу мөмкинлегеннән файдаланып, ЭВМ операторы, мәгълүмати технологияләр буенча белгеч, пилотсыз очу аппараты операторы, химик анализ лаборанты, экскурсовод һәм тегүче кебек кирәкле яңа һөнәрләр үзләштергән.

Моннан тыш, эш эзләүчеләргә уңайлы булсын өчен, кадрлар үзәге даими рәвештә махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәләре оештыра.

Исегезгә төшерәбез, «Россия эше» кадрлар үзәге «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча комплекслы программаларны гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International