29 майда Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә талантлы фотограф Артур Әхмәров килде. Ул 7 елдан артык фотога төшерә һәм яраткан хоббисын табышлы эшкә әйләндерү үрнәге булып тора.
Чакырылган кунак балалар өчен мавыктыргыч дәрес үткәрде: һөнәрнең нечкәлекләре, аның тарихы турында сөйләде. Балалар фотограф булу, һөнәрне үзләштерү өчен нинди белем һәм күнекмәләр кирәклеге турында белделәр. Чара барышында яшүсмерләр үзләрен фотограф ролендә дә, модель ролендә дә сынап карадылар, фотоаппарат төзелешен аңладылар.
Артур Әхмәров чыгарылыш альбомнарын төшерүдә оста, ул яшүсмерләр белән уртак телне җиңел таба, шуңа күрә дәрес күңелле һәм җиңел узды.