«Исток–Башлангыч» үзәге белгечләре гарденотерапия дәресе үткәрде

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

30 майда «Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Теплицада эшләү» темасына дәрес үткәрелде. Чараның максаты – җир белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, катнашучыларның эмоциональ халәтен нормальләштерү.

Өйдә социаль хезмәтләр алучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә бакча инвентары ярдәмендә җир йомшарту, үсентеләр утырту, су сибү белән шөгыльләнде. Дәрес нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнар хезмәт күнекмәләрен камилләштерә, бу аларның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International