Дүшәмбе, 19 июнь көнне, Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар «Минем матур самавыр» музей чарасында булдылар. Аны Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре оештырды.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында уздырыла торган «Минем киләчәк һөнәрем» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясады. Конкурста «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар катнашты.
«Балигъ булмаганнар арасында үз-үзеңә кул салуны профилактикалау» программасы кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова тренинг дәресе үткәрде, анда социаль куркыныч төркемендәге 20 балигъ булмаган катнашты. Чаралар 2 һәм 3 нче социаль участокларда узды.
20 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен күңелле стартлар уздырылды. Чара наркотикларга каршы айлык кысаларында оештырылды.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуйда актив катнаштылар.
22 июньдә Россия Федерациясендә истәлекле дата – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелә.
23 июньдә Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабы узачак. Чара Казанда, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада узачак.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Квалификацияләрне үстерү милли агентлыгы Россия Хезмәт министрлыгы ярдәме белән ел саен эшче кадрлар һәм урта звено белгечләре әзерләүнең иң яхшы практикалары бөтенроссия конкурсын үткәрә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.